Новости
29 Мая 2025, 10:00

"Балалар тавыш-тынсыз бата": фаҗигагә ничек юл куймаска

Ел башынан Башкортстанда 22 кеше суга батып һәлак булды, аларның икесе –   узган атнада батып үлгән балалар. Ел саен йөзләрчә балалар суда үлә. Бу еш кына тавыш-тынсыз һәм тиз була. Өлкәннәрдән аермалы буларак, бала кычкырмый, кулларын болгамый - ул  әкрен генә су астында югала. Нигә шулай килеп чыга?  

Добавить в предпочтительные источники Google
"Балалар тавыш-тынсыз бата": фаҗигагә ничек юл куймаска"Балалар тавыш-тынсыз бата": фаҗигагә ничек юл куймаска
"Балалар тавыш-тынсыз бата": фаҗигагә ничек юл куймаска

Сәбәпләре:

 1.Көче аз, күнекмәләре йомшак. Аеруча кече яшьтәге балаларның суга актив каршы торырлык физик көче юк. Аларның мускуллары үсмәгән, алар тиз арый.

 

  1. Каушап калу, курку баланың хәрәкәтләнү, кычкыру сәләтен югалтуга сәбәп була ала.
  2. Ата-аналарның игътибарсыз булуы. Еш кына өлкәннәр балага хәвеф янавын сизми. Бу сөйләшү белән мавыгу, телефон һәм башка нәрсәләр булырга мөмкин.

Фаҗигага ничек юл куймаска?

  1. Игътибарлы булыгыз! Су янында баланы бервакытта да караусыз калдырмагыз, ул хәтта ярда уйнаганда да.
  2. Коткару жилетларыннан файдаланыгыз. Тиз генә ярга җитү мөмкин булмаган сулыкларда коткару жилетлары – мотлак атрибут. Алар балага су өстендә калырга ярдәм итә.

3.Кече яшьтән йөзәргә өйрәтегез. Йөзү - гомерне коткарып калучы мөһим гадәт.

  1. Беренче ярдәм кагыйдәләрен белегез. Аны күрсәтә белү кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Ашыгыч хәлдә ярдәмгә әзер булу өчен беренче ярдәм курсларын үтегез, төп кагыйдләләрне өйрәнегез

Балалар хүәвфсезлеге – безнең кулда! Уяу булыгыз, балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, истә тотыгыз , игътибар һәм кайгырту – фаҗигадән иң яхшы сакчы.

Дмитрий Ананьев,  БР буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бәләбәй районы бүлеге өлкән сорау алучысы.

"Балалар тавыш-тынсыз бата": фаҗигагә ничек юл куймаска
"Балалар тавыш-тынсыз бата": фаҗигагә ничек юл куймаска
"Балалар тавыш-тынсыз бата": фаҗигагә ничек юл куймаска
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас