Новости
30 Мая 2025, 05:00

Әле май гына, инде өченче бала баткан...

Карман ГРЭСының Энергетик бистәсе янындагы су агызу каналында 14 яшьлек малай батып үлгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әле май гына,  инде өченче бала баткан...Әле май гына,  инде өченче бала баткан...
Әле май гына, инде өченче бала баткан...

Бәхетсезлек очрагы шаһитлар күз алдында булган: ул башка балалар белән бергә су коенган, дип хәбәр иттеләр МЧСтан. Водолазлар үсмернең гәүдәсен эзли.

Коткаручылар искә төшергәнчә, көннәр эссе булуга карамастан, су әле бик салкын, су коенырга иртә һәм куркыныч.

Агымдагы майда бу инде караучысыз калган балалар батып үлүенең өченче очрагы. Элегрәк мондый фаҗигаләр Стәрлетамакта һәм Куергазы районында теркәлде.

Фото: МЧС по РБ.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас