Новости
4 Июня 2025, 06:00

Уфада "Китап бәйрәме"ндә ел китабын атадылар

Уфада “Китап бәйрәме”ндә ел китабын сайладылар. “Урал батыр җирендә ел китабы” конкурсында Башкортстан башлыгының махсус  призына “Ак кала” нәшрият йортының ( Мәскәү) “Җиңү елъязмасы 1941-1945” тарихи басмасы лаек булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада "Китап бәйрәме"ндә ел китабын атадыларУфада "Китап бәйрәме"ндә ел китабын атадылар
Уфада "Китап бәйрәме"ндә ел китабын атадылар

Русия китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев җитәкчелегендәге жюри җиде номинациядә җиңүчеләрне билгеләде. Алар арасында  Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты продукциясе дә бар.

 “Белүемчә, жюри нык эшләде, – диде республика хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев. – Беренчедән, быел гаизалар саны чираттагы рекордны узып китте. 2024 елда 100 эш булса, быел исә 130. Катнашучыларның географиясе киңәйде. Аннары, конкурска бик күп кызыклы, сыйфатлы нәшер ителгән китаплар тәкъдим ителде,  алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга туры килде”.

Җиңү яулаган “Ак кала” нәшрияты вәкиле Сергей Епихин “Китап бәйрәме”ндә өченче тапкыр катнаша. Уфалылар һәм нәшриятчылар өчен шәп бәйрәм оештырылды, дип исәпли.

“Китап бәйрәме”ндә хәйрия акциясе өчен 500дән артык китап җыелыуы турында “Башинформ” язган иде.

 

Фото:Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас