Новости
12 Июня 2025, 10:00

Русиялеләр туйларда эчми башлаган

Шулай да булыр икән...

Добавить в предпочтительные источники Google
Русиялеләр туйларда эчми башлаганРусиялеләр туйларда эчми башлаган
Русиялеләр туйларда эчми башлаган

Русиядә яшь парлар  туйларында күпләп спиртлы эчемлекләрдән баш тарта башлаган,  алар гадәти спиртлы эчемлекләрне алкогольсез аналогларга алыштыра. Бу хакта туйларны оештыручыларга сылтама белән SHOT Telegram-каналы яза.

Чыганаклар сүзләренчә, алкогольдән баш тарту 35 яшьтән өлкәнрәк парлар арасында популярлаша . Исерткеч эчемлекләр эчмәүне тантаналы көнне яхшырак истә калдыру теләге белән аңлата яшьләр. Алкогольсез туйларны шулай ук еш кына спорт белән шөгыльләнүче һәм  дөрес тукланган парлар оештыра.

Мондый туйларда кунакларны алкогольсез шәраб, джин, виски һәм башка эчемлекләр белән сыйлыйлар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, кунаклар еш кына яңа өйләнешүчеләр кагыйдәләрен кабул итә, әмма алкогольне тантанага яшерен алып кергән очраклары да булгалый, ди.

Чыганк: "Өмет"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас