Новости
16 Июня 2025, 11:00

Күңелле булды балалар сабантуенда!

Бәләбәй Үзәк мәдәният сарае каршындагы "Акчарлак" татар җыр ансамбле коллективы әледән-әле  чаралар үткәреп, өлкәннәрне дә, балаларны да шатландыра.

Добавить в предпочтительные источники Google
Күңелле булды  балалар сабантуенда!Күңелле булды  балалар сабантуенда!
Күңелле булды балалар сабантуенда!

14 июньдә алар тарихи мәчетнең мәдрәсәсе территориясендә балалар сабантуе оештырып, төрле яшьтәге малайлар һәм кызларга чын бәйрәм ясадылар.

Көне буе балаларның шат тавышлары яңгырап торды. Алар спорт ярышларында катнашып, аркан тартышу, көянтә белән су ташу кебек сабантуйның милли уеннарын уйнап, җитезлектә, зирәклектә, осталыкта көч сынаштылар, викт орина сораулаорына җаваплар бирделәр, табышмак әйтештеләр.

Әлбәттә, татлы призлар да булды.

Сабантуй балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. "Акчарлак" коллективына ( җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина) барсы да рәхмәтле булып, киләсе елга да балалар сабантуе үткәрелсен иде дип теләде.

Оештырылыр, үткәрелер, аллаһы боерса, илебездә, җир йөзендә тынычлык кына булсын!

 Зәйфә Салихова.

 

Күңелле булды  балалар сабантуенда!
Күңелле булды  балалар сабантуенда!
Күңелле булды  балалар сабантуенда!
Күңелле булды балалар сабантуенда!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас