

"Башинформ" чыганаклары хәбәр итүенчә, спортчы төнге сәгать 3ләр тирәсендә Кушнаренко районында, Р-240 автомобиль юлының 69нчы чакрымында, үзенең "Лада Гранта" автомобилендә китеп барганда каршыга килгән "Газель" һәм "Ситрак" йөк машиналары белән бәрелешкән.
Николай Красников – бозда мотоузышта чыгыш ясаучы Русия узышчысы, Русиянең атказанган спорт мастеры. Шәхси зачетта сигез тапкыр дөнья чемпионы, команда зачетында унике тапкыр дөнья чемпионы. Каргизәрләрдә кросс буенча Русия кубогы чемпионы. 2011 елдан Башкортстан Республикасының Мотоспорт федерациясе җитәкчесе иде.
Николай Красниковҡа «Башкортстан Республикасының атҡазанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.
2023 елның февралендә Никлай Красникоыв спорт карьерасын тәмамлады.
"Башинформ"
Фото:Анатолий Ермоленко