

Мәтәүбаш авыл Советы авыл биләмәсендә мәктәп тәрәзәләрен алыштыру проекты җиңде, ә ул бер мииллион алты йөз мең сум тәшкил итә. Республика бюджетыннан – 1 млн, Бәләбәй районы бюджетыннан 300 000 сум, спонсорлык ярдәме –100 мең сум, ә биләмәдә яшәүчеләрдән финанслау – 200 мең сум.
Башлап йөрү төркеме белешмәсе буенча, акчаның яртысыннан күбесе инде җыелган. Мәтәүбаштан чыккан ярдәмчел һәм битараф булмаган кешеләр күбәйгәннән-күбәя. Хәйриячеләр арасында:Александр Танакбаев (50 000 сум), Азамат Еркеев (10 000 сум), Шамил Шәмсетдинов (6000 сум), Әлфия Шафикова белән Найлә Галимуллина 5000әр мең сум керткәннәр.
Спонсорлар исәбендә – . «АКЗ СТРОЙМОНТАЖ» җәмгыяте директоры Илшат Биккинин ИП Якушин В.В.. Урал Нәбиуллин һәм башкаларның ярдәме кыйммәт.
ППМИ-2025 конкурсында Рассвет авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең проекты да җиңү яулады, ул – Алексеевка авылында Мәктәп һәм Яшьләр урамнарында юлларны ремонтлау. 1 млн 778 мең 180 сум акча үзләштерәсе була (республика бюджетыннан 1 200 000 сум, муниципаль – 270 мең сум, спонсорлык ярдәме 150 мең сум тәшкил итәчәк, халыктан – 158 180 сум. Әлеге вакытта акча җыю актив бара.
Максим-Горьий авыл советы авыл биләмәсендә паркта бәләкәй архитектуралы формалар сатып алу һәм урнаштыру буенча Глуховская авылында яшәүчеләрнең башлангычы җиңде, ул – 1 млн 620 мең сум. Биредә шулай ук проектка өстәмә акча җыя башлаганнар.
Башлап йөрүчеләр проектларның тормышка ашуына ышана.
Любовь Иванова