Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь , 16:00

Их, җиләге дә җиләге!..

Бәләбәй районының Знаменка авылында яшәүче Владислав Вольвич тугыз ел фермерлык белән шөгыльләнә. Иртә һәм соң сортлы элиталы җиләк, шулай ук бәрәңге, кишер, кабак, сарымсак үстерүдә аңа бөтен гаиләсе ярдәм итә.

Их, җиләге дә җиләге!..
Их, җиләге дә җиләге!..

Химикатлар кулланмыйча үстерелгән  сусыл, тәмле җиләкләрне район сабантуенда бик теләп сатып алганнар. Фермер берничә партияне үзәк базарда, шулай ук бакчачыларга ярдәм итү өчен махсус төзелгән сәүдә павильонында саткан.

  – Җиләк җыюда, узган еллардагы кебек үк, авылдашлар ярдәм итә. Алар арасында мәктәп укучылары да, студентлар да, акча эшләргә теләүче пенсионерлар да бар. Яңгырлы һава торышы аркасында уңыш җыюны туктатырга туры килә, - дип сөйләде Владислав Анатольевич.

Эшмәкәр үз продукциясен Бәләбәйдә генә түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә сата. Аның сүзләренә караганда,республика башкаласында яшәүчеләр сортлы кабакны тиз арада алып бетә.

4,5 гектарны биләгән бакча территориясендә үрнәкле тәртип. гәрчә Фермер берничә ел элек сатып алган техника кайбер процессларны механикалаштырырга мөмкинлек бирсә дә, . плантациядә кул хезмәте өстенлек итә

 Җиләк өстәлдә генә матур. Үсемлекләрне утырту һәм карау шактый катлаулы һәм күп көч таләп итә. Вольвичлар гаиләсе бакчачылык һәм яшелчәчелек белән эшне белеп, шатланып шөгыльләнә, бәлки, шуңа күрә дә аларның җиләкләрен конкурентлар продукциясе белән бутау мөмкин түгелдер?

 Римма Солтанова.

Вольвич гаиләсе фотосы

Автор:
Читайте нас