Новости
19 Июня 2025, 12:00

Мыекларын кисеп торыгыз

Җиләкләр өлгергән чорда аларның мыеклары да актив үсә башлый. Үсемлек бөтен көчен шунда җибәрмәсен өчен вакытында мыекларны кисеп торырга кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мыекларын кисеп торыгызМыекларын кисеп торыгыз
Мыекларын кисеп торыгыз

Мондый эшне атнасына бер тапкыр башкару да җитә. Кайбер бакчачылар җиләк мыекларын өзеп алырга да ярый, ди. Тик бу ялгыш фикер. Өзгәндә тамырга зыян килүе бар. Шуңа күрә аларны кайчы яки секатор белән кисеп алу яхшырак булыр. Тик эш башлар алдыннан, инструментны куе төстәге марганцовкалы суда тотырга кирәк. Мыекны төбеннән үк кисәргә ярамый, 5-10 см калдырып кисәргә киңәш ителә. Бу эшне кояшлы, коры көнне башкарыгыз.

Әгәр үзегезгә ошаган җиләк сортын үрчетергә телисез икән, һәр куакта бер-ике мыек калдырырга була. Шулай да, җиләкләрне вакытында тукландырып, мыекларын кисеп торсаң, җиләк эре һәм татлы була.

Йорт. Бакча.Рецептлар

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас