

– Кайчак үлән котырып үскән бөтен участокларны да чабарга өлгермибез. Сәбәбе – эшче куллар җитмәү, югыйсә эш хакы бездә шактый югары. Әлеге вакыта төзекләндерү буенча эшчеләр булып сигез кеше эшли. Моточалгылар белән нигездә хатын-кызлар чаба. Механизаторларның һәрберсенә икешәр берәмлек техника беркетелгән. Җәйгә килешү буенча ярты ставкавга берничә үсм ерне эшкә алдык, алар шәһәр урамнарында чисталык һәм тәртип булдырырга ярдәм итәләр, – дип сөйләде предприятие директоры Александр Грешняков.
Әйткәндәй, әгәр "Төзекләндерү" хезмәткәрләре җәмәгать урыннары өчен җавап бирсәләр, йорт яны участокларын идарәче компанияләр карарга тиеш. Бәләбәйдә билдән үлән үскән ихаталарны күрергә була. Шәхси секторда да чабылмаган участоклар аз түгел.
Шәһәрнең күркәмлеге бөтен шәһәр кешеләре тырышлыгына бәйле икәнен онытмыйк.
Римма Солтанова.
Фото "Төзекләндерү" учреждениесеннән.