

Сәхнәдә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан спортчылар чыгыш ясады. Бәләбәйдән «Чемпион» спорт мәктәбенең «Шанс» бию клубында тәрбияләнүчеләр катнаштылар. Геннадий, Екатерина һәм Михаил Захаровлар җитәкчелегендә алар тамашачыларның һәм хөкемдарларның йөрәкләрен яулап, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ольга Нелескина Балалар арасында ике бию кубогында бронза призер булды, шулай ук 2нче һәм 3нче номинацияләрдә I һәм II дәрәҗә дипломнар алды
София Васильева 3 нче номинациядә I дәрәҗә диплом, 4нче номинациясендә II дәрәҗә диплом яулады һәм дүрт биюнең Абсолют Кубогында финалга кадәр барып җитте.
Валерия Гирька балалар-1 арасында алты биюнең I дәрәҗә дипломына ия булды, шулай ук ике төр ярышта Абсолют Кубокта бронза медаль яулады.
Виктория Гирька турнирны балалар арасында( 2+1) Европа программасы финалында төгәлләде.
Милана Усманова 2+1 яшүсмерләр арасында Европа программасында III урын һәм Латин Америкасы программасында I урын алды.
Варвара Метлицкая 2+1 яшүсмерләр арасында Европа программасында IV урын һәм Латин Америкасы программасында II урын яулады.
Бу турнир Бәләбәй спортчылары өчен чын триумф булды. Аларның чыгышлары диплом һәм медальләр белән генә түгел, ә тамашачыларның алкышлары белән дә билгеләп үтелде.
Регина Иванова әзерләде. Г. Захаров фотолары