Новости
30 Июня 2025, 08:00

Июльдә эссе көннәр булырмы?

Термометрда +30 градус һәм аннан югарырак аномаль билгеләр күрмәячәкбез. Яңгыр да туктарга уйламый...

Добавить в предпочтительные источники Google
Июльдә эссе көннәр булырмы?Июльдә эссе көннәр булырмы?
Июльдә эссе көннәр булырмы?

Июнь башындагы озакка сузылган эссе һава торышыннан соң республикага суык һәм яңгырлар килде. Һәм китәргә уйламй да кебек... Эссе кире кайтырмы?

Гисметео синоптиклары мәгълүматлары буенча, бу әле генә булмаячак. Термометрда +30 градус һәм аннан югарырак аномаль билгеләр күрмәячәкбез. Синоптиклар иң күбе көндез +25 градус булуын фаразлый. Әмма мондый  температура июль уртасына якынлашканда гына мөмкин.

Җәйнең икенче аеның беренче ункөнлеге салкын булуы көтелә. Көндез +22 градустан артык булмаячак. Шул ук вакытта яңгырлар туктаусыз диярлек явачак.

 11 июньдән республикада җылыта башлый. 13 июньдә көндез термомтер +25 градус күрсәтәчәк. Әмма, Гисметео фаразы буенча, бу июльдә иң югары температура.

Ай нигездә болытлы һәм яңгырлы булырга вәгъдә итә.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас