Новости
2 Июля 2025, 08:00

"Бисмилләһ" дип башладык!

30 июньнән Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерә башладылар. Мәйдан ябылды, һәйкәлне сентябрьдә алачаклар

Добавить в предпочтительные источники Google
"Бисмилләһ" дип башладык!"Бисмилләһ" дип башладык!
"Бисмилләһ" дип башладык!

Башкортстанда мөһим вакыйга – ике елга Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйдән ябылды. Җәмәгатьчелек бу хакта яхшы белә – властьлар эшләрнең һәр этабын җентекләп аңлатып барды. Һәйкәл 57 ел эчендә чынлап да тузган, авария хәленә җиткән.Әгәр аны тиз арада яңартмасаң – аңа бөйтенләй юкка чыгу хәвефе яный! Һәйкәлне федераль кимәлдәге экспертлар ныклап тикшерде һәм карарларын әйтте: һәйкәлне алып төзекләнедеререгә. Шулай ук бу юлы һәйкәл мәйданын да һәм янындагы фонтанны да ремонтларга булдылар.

Шулай итеп, кичә мәйдан ябылды, анда үтү мөмкин түгел. Һәйкәлгә килгәндә, ул әлегә урынында тора, төзүчеләр әзерлек этабын башкарып беткәч, сентябрьдә һәйкәлне урыныннан алып остаханәдә ремонтлаячаклар . Аны урында ремонтлау мөмкин түгел. Шулай ук урынына проекция яки башка һәйкәл ише нәрсә дә кую килеп чыкмый, төзүчеләргә комачаулаячак.

Һәйкәлне 2027 елның апрелендә урынына кайтарырга ниятләнә. Проектның хакы  300 миллион сумга бәяләнә. Аннары һәйкәл реставрациясез тагын 60 ел тора алыр дип күзаллана.

"Башинформ"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас