

Хәрәкәт активистлары аның кыйммәтләрен һәм юнәлешләрен аңлатып, мавыктыргыч танышу уздырдылар. Белем яхшырак үзләштерелсен өчен 11 станциядән торган квест оештырылды.
Һәр станциядә квестта катнашучылар "Беренчеләр хәрәкәте" кыйммәтләре мохитенә чумдылар. Балалар сынауларны үтеп, креативлык, зирәклек, команда бердәмлеге күрсәттеләр.
Оештыручыларның әйтүенә караганда, "Юлдаш" лагеренда беренчеләр көне барлык ял иүтүчеләр өчен онытылмаслык вакыйга булган. Бу танышу балаларны яңа казанышларга һәм ачышларга илһамландырыр дип ышана алар.
Алсу Фәизова
Фотолар "Беренчеләр хәрәкәте"ннән.