Новости
9 Июля 2025, 10:00

Барлык буыннар бәйрәме!

Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында "Яшьтәш" яшьләр сәясәте учреждениесендә  "Буратино" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен  мавыктыргыч "Тату гаилә" уен программасы оештырылган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Барлык буыннар бәйрәме!Барлык буыннар бәйрәме!
Барлык буыннар бәйрәме!

Балалар "Әни ярдәмчеләре", "Музыка тукталышы", "Әти ярдәмчеләре", "Тылсымлы сандык" һәм "Бәләкәй пешекчеләр" конкурсларында бик теләп  катнашканнар. Актив катнашканнары өчен татлы призлар алганнар һәм, иң мөһиме,  озын көнгә яхшы кәефкә көйләнгәннәр.

Яшьтәш" учреждениесенең "Бригантина" балалар-үсмерләр клубы подразделениесендә Приют бистәсенең 16 нчы мәктәбе укучылары булганнар. Алар өчен "Семья – ул 7Я" викторинасы оештырылган, ул кеше тормышында гаиләнең әһәмияте турында күбрәк белү мөмкинлдеге биргән. Мәктәп укучылары  бәйрәм символы – ак чәчкә аппликапциясен ясауга багышланган иҗат сәгатендә булганнар.

Алсу Фәизова әзерләде.

Фото "Яшьтәш" учреждениесеннән.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас