Бэлэбэй хэбэрлэре
+15 °С
Ясно
Телеграм
ВК
Террорга каршы
Тат
Рус
Баш
Новости
10 Июля 2025, 12:00
Сәламәт яшәү рәвешенең 5 кагыйдәсен беләсезме?
1. Дөрес тукланабыз. Бу диетада утыру дигән сүз түгел. Үзең пешергән гади һәм файдалы ризыкларга өстенлек бирегез. Эшкәртелгән продуктларны киметегез һәм артык майлы, тозлы-борычлы, бик баллы азыкларны рационнан төшереп калдырыгыз.
Добавить в предпочтительные источники Google
Сәламәт яшәү рәвешенең 5 кагыйдәсен беләсезме?
Җитәрлек күләмдә су кулланабыз.
Кеше тәүлеккә 1,5–2 литр су эчәргә тиеш. Гомумән, сыеклык дип буталмагыз, сыйфатлы, чиста су турында сүз бара. Организмнан шлакларны һәм токсиннарны чыгару, кислота-селтеле, термик, гемодинамик балансны нормада тоту өчен кирәк ул. Су җитмәү тиз картаюга, авырулар килеп чыгуга китерә.
3. Тәнгә чама белән генә физик нагрузка бирәбез.
Спорт белән шөгыльләнеп кенә сәламәтлекне саклап була дигән фикер күпләрне куркыта икән. Беркем дә спортчы булырга мәҗбүр итми. Күңелгә хуш килә торган шөгыльләр дә бар бит: велосипедта яки роликларда йөрү, теннис уйнау, җиңелчә гимнастик күнегүләр... Ләкин боларны искә төшкәндә бер генә ясарга кирәкми, даими шөгыльләнү сорала.
4. Җәяү күп йөрибез.
Җәяү йөрү – яшьлекне һәм сәламәтлекне саклауның гади, ләкин үтемле юлы. Йөрү буыннарны ныгыта, кан басымын нормальләштерә, мускулларны һәм суставларны күнектерә, ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта. Бер генә шарт бар: көн саен 20–30 минут җәяү йөрергә кирәк. Акрын адымнар белән йөрмәгез, энергия белән атлагыз.
5. Саф һава сулыйбыз.
Бу бик мөһим, ләкин еш кына онытабыз шуны. Үпкәләргә чиста саф һава күбрәк керсен. Күнегүләрне, йөгерүләрне транспорт йөргән җирдән ерактарак үткәрергә кирәк. Яшеллек күп булган урынны сайлагыз. Газлылык көчле булган районда яшәсәгез, атнага бер-ике тапкыр табигатькә чыгарга тырышыгыз.
Чыганак: "Сөембикә"
Фото ачык чыганаклардан
Автор:
Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас
вк
ок
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"