

Эльбрус – Русиянең иң биек тавы, биеклеге – 5 642 метр. Безнең туристларга тау башына менеп җитәргә аз гына калган, һава шартлары катмарлашу сәбәпле аларның төркемен кире борганнар. Әмма Рәмзия белән Камилла ниятләрен тормышка мотлак ашырырга җыена – киләсе елда тагын бармакчылар. Ә бит 5 км-га күтәрелгәннәр дип әйтүе генә ансат! Күпме көч, түземлек таләп ителгәнен биек тауларга менүчеләр үзләре генә белә тогандыр. Рәмзия Нәбиулла кызы сөйләвенчә, моның өчен ярты ел әзерлек үткәннәр.
Эльбрус итәгендә аларның төркемен 3 700 км биеклектәге ике катлы йортка урнаштырганнар. Баштагы көннәрдә яралашу (акклиматизация) чоры булган. Шунда ук альпинистлар кирәк-ярагын файдаланырга да өйрәткәннәр. Алар өстәвенә авыр гына икән, аеруча ботинкаларында атларга уңайсыз булган. Әле булмаса аяклары авыртуы бетмәгән.
Рәмзияләр төркемендә сигез кеше: ике ир-егет һәм алты хатын-кыз булган. Башкалар Стерлетамактан, Ишембайдан һәм Салаваттан. Бер кызлары бигрәк кызык кеше булып чыккан: шулкадәр әзерләнеп, 3700 метрга күтәрелгәннән соң арытаба менүдән кискен баш тарткан, ашарга әзерләп, төркемдәшләренең таудан төшүен көтеп торган. Яше буенча Рәмзия иң олысы булган, ә кызы – иң яше. Камилла әле сигезенче классны гына беткән, тауга күтәрелүне ул җиңел кичергән.
– Менүгә караганда төшү кыенрак, – ди Рәмзия. – Күтәрелгәндә дә, кояш күренсә эссе, җил, буран чыкса, салкын, өстәвенә тын җитми, ботиникалар иркенләп атларга бирми...
Кислород җитешмәвен төрле кеше төрлечә кичерә икән: берәүләрнең башы нык авырткан я әйләнгән, икенчеләрнең күңеле болганган... Кеше өчен чын сыналу бу. Бар кеше дә ерып чыга алмый...
Нинди тәэсоратлар калды соравына, Рәмзия, юкка булмады бу күтәрелү, иң мөһиме, мин әле арумын, кулдан килде бит дигән фикер, ди.
Хәзер Чегент, Девичьи косы, обсерватория, Карабаш кебек һ.б. атамалар Рәмзиягә һәм кызына Эльбрусның кырыс та, гүзәл дә күренешләрен, болытларның матурлыгын хәтерләтә һәм, әлбәттә, күңелләрен шатлык чорный. Чөнки алар хыялларын тормышка ашырган! Димәк, ният иткәнсең икән, үзеңнең куркуыңны, икеләнүеңне җиңеп, теләгеңә ирешеп була.
Зөлфия Гарифуллина.
Фото Рәмзия Каюмовадан.