

Алып баручылар Су анасы (Ульяна Иванова) белән Пиратка (Анастасия Петрова) балаларны маҗаралар, уеннар дөньясына әйдәделәр. Малайлар һәм кызлар диңгез тереклекләре турында табышмакларның җввапларын эзләделәр, эстафеталарда катнаштылар. “Бер тамчысын да югалтма”, “Су астында йөзүчеләр” һ. б. уеннары, шулай ук “Үзеннән үзе”, “Клап-клап” флешмоблары бәйрәмне истә калырлык иттеләр.
Әллә күпме шатлык, көлү, күңеллелек тудырган җылы су сибешү бәйрәмнең төп өлеше булды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Бу көн балаларга бердәмлек рухы бүләк итте, дуслыкларын ныгытты, кыю булу мөмкинлеге тудырды.
– Балалар башкаларга да энергия, уңай тойгылар бүләк итеп, чараларда рәхәтләнеп катнаштылар. Көн кояшлы булды, балалар көлүе яңгырап торды, бөтен җирдә су чәчрәде.
“Урал-Батыр” биләмәсе уңай хисләр диңгезенә әверелде.”Нептун көне” балалар хәтерендә озакка калыр, – дип билгеләде Славян үзәге мәдәни чаралар оештыручысы Ульяна Иванова.
Светлана Прокофьева.
Фотолар “Урал-Батыр”дан.