Новости
18 Июля 2025, 10:00

Җәй хәвефсез үтсен дисәгез...

Эсседән, яшеннән, суга батудан һәм башка хәвефләрдән саклану чарасын күрегез. Бигрәк тә балалар иминлеге турында истә тотыгыз!

Добавить в предпочтительные источники Google
Җәй хәвефсез үтсен дисәгез...Җәй хәвефсез үтсен дисәгез...
Җәй хәвефсез үтсен дисәгез...

Кояш сугудан ничек сакланырга: хәвефсез ял итү кагыйдәләрен барлап үтик.

Җәйге эсселек күңелле генә түгел, куркыныч та булырга мөмкин. Сезнең табигатьтә, пляжда, йортта ял итү кояш яки эссе сугу белән күңелсезләнмәсен өчен, гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты гади саклык чараларын үтәргә киңәш итә.

Артык җылынуның төп билгеләре:

* баш әйләнү һәм хәлсезлек;

*  күңел болгану, косу ихтималы барлыкка килергә мөмкин;

 * тән тиресе кызару, көчле сусау барлыкка килсә, борчылырга урын бар;

 * йөрәк тибеше ешаю, температура күтәрелү.

 Болардан ничек сакланырга?

* эсселекнең иң югары ноктасы сәгатьләрендә кояштан сакланыгыз (11:00 дән 16:00 гә кадәр) — күләгәдә ял итегез.

* баш киеме (эшләпә, кепка, панама) һәм ачык сулый торган кием киегез.

Мондый көннәрдә күбрәк су эчегез (көненә 1,5-2 литр), алкоголь һәм татлы газировкалардан сакланыгыз. Кояш нурлары астында йокламагыз — бу артык җылыну куркынычы арттыра. Тәнегезне суыныгыз — дымлы яулык кулланыгыз, салкынча душта коенып алыгыз.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Акыл белән ял итегез. Ә балаларны ачык һава астында ял иткәндә дә, сулыкларда да күздән ычкындырмагыз.

Фото робот тарафыннан эшләнгән

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас