

Стәрлетамактан 18 яшьлек студент, салым һәм Үзәк Банкның ялган хезмәткәрләренә ышанып, 2 миллион сум күчергән, алар аны мәгълүматларың «читләргә билгеле» дип ышандырган.
Балтач районыннан 31 яшьлек хатын-кыз "декларация рәсмиләштерү" кирәклегенә ышанып, 700 мең сум акчасын (шул исәптән 440 мең сум кредит) биргән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: акчаны "хәвефсез счетларга" күчермәгез. Карталарның кодларын, парольләрен һәм реквизитларын читләргә хәбәр итмәгез. Ят кешеләрдән алынган мәгълүматны тикшерегез.
Фото: башинформ