Новости
22 Июля 2025, 10:00

Башкортстан яшьләре өчен яңа мөмкинлекләр

24ннән 29 июльгәчә Самара өлкәсендә "иВолга" яшьләр форумы узачак, анда Башкортстаннан да делегация катнаша.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан яшьләре өчен яңа мөмкинлекләрБашкортстан яшьләре өчен яңа мөмкинлекләр
Башкортстан яшьләре өчен яңа мөмкинлекләр

Республика командасы составына  95 кеше керә, алар  – студентлар, мәктәп укучылары, яшьләр сәясәте өлкәсеннән белгечләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре.

Катнашучыларны фән, IT, мәдәният, илсөярлек, коткару хезмәтләре һ.б. юнәлешләре буенча укыту программалары көтә. Форум үз үсеш траекториясен сайлау мөмкинлеге белән уен рәвешендә узачак.

Яшьләр шулай ук төбәк традицияләрен күрсәтә һәм миллион сумга кадәр грантлы конкурсларда катнаша алалар.

Исегезгә төшерәбез, «иВолга» – яшьләр өчен флагманлы округ проекты, ул Русия Президентының Волга буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров аппараты ярдәмендә үткәрелә.

Алсу Фәизова әзерләде.

 

 

Башкортстан яшьләре өчен яңа мөмкинлекләр
Башкортстан яшьләре өчен яңа мөмкинлекләр
Башкортстан яшьләре өчен яңа мөмкинлекләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас