

Кырларны эшкәрткәннән соң бөтен авыл халкының берьюлы күпләп бал кортлары үлгән. Умартачылар моның сәбәбен рапска сиптерелгән агулы химикатлардан күрә. "Бал кортлары рапс басуына очкач, икенче көнендә үк үлә башлады, – дип сөйли умартачылар. Алар басудан хәлсезләнеп, көчкә очып кайталар да умарта оялары янында егылалар, күтәрелә алмыйлар. Бер тәүлектән соң тынлык. Умарта – буш".
Мондый очраклар Чакмагыш районының берничә торак пунктында теркәлгән. Басуларга химикатлар сиптергәннән соң кешеләрнең дә хәле начарланган, алар тамак авыртудан, баш авыртудан, хәлсезлектән зарлана.
Умартачылар чаралар күреп өлгерсен һәм күпмедер вакыт умарталардан бал кортларын чыгармасын өчен алдан химикатлар белән эшләү турында кисәтергә тиешләр. Зыян күрүчеләр Росприроднадзор һәм прокуратурага гаризалар әзерли.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.