Барлык яңалыклар
Новости
24 июль , 15:00

Уңайлы да, хәвефсез дә булачак

Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны  Бәләбәй - Николаевка -Туймазы юл участогында тузган юл капламын ремонтлау мәсьәләсе гел борчып торды.

Уңайлы да, хәвефсез дә булачак
Уңайлы да, хәвефсез дә булачак

БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Туймазы районында, Анновка белән Кәлшәле авыллары арасында, подрядчиклар фрезерлауны тәмамлап, юлның нигезен эшләргә тотындылапр.Эшләр "Тормыш өчен инфраструктура" милли проекты кысаларында алып барыла.

Быел 4,5 чакрым озынлыгындагы юл участогын норматив хәлгә китерергә ниятләнә. Аннары юлчылар асафльт-бетон салачаклар, юл кырыйларын ныгытачаклар, билгеләр эшләячәкләр.

 – Бу участок Башкортстанның терәк юл челтәренә керә һәм берничә районны берләштерә. Моннан тыш, бу юнәлештә Кандракүл урнашкан, ә анда яшәүчеләр дә, республика кунаклары да ял итәргә яраталар.

Бу юл участогын ремонтлау нәтиҗәсендә Бәләбәй – Николаевка – Туймазы-Бакалы юл буйлап йөрү уңайлырак та, хәвефсезрәк тә булачак, – дип ассызыклады Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

 2025 ел ахырына ремонтны төгәлләргә ниятлиләр.

Светлана Шириня әзерләде.

 

 

Автор:
Читайте нас