

– Мин һәрвакыт туганнарга, якыннарыма бүләкләр, чәчкәләр бүләк итәргә, көтелмәгән сөенеч эшләргә яраттым. Минем биегәнемне күреп, әти еш кына: " Бигрәк матур минем кызым! Исеме дә килешеп тора", – дип әйтә иде. Гөлүзә, димәк, гөл өзә.
Муниципалитетның сәүдә бүлегендә аңа Совет белән Войков урамнары киселешендә чәчкә павильоны төзү өчен мәйдан тәкъдим иткәч, шатлыгының иге-чиге булмый. Ә атамасын исә район хакимияте башлыгы А.А.Сәхәбиев тәкъдим итә.
– "Эшмәкәрлек сәгате"ндә минем бизнес-проектымны караганда, Азат Альверт улы: "Ә сез павильоныгызны ничек атарга телисез? Мөгаен, Гөлүзәдер?" – дип сорады. Дөресен әйткәндә, мин павильонны үз исемем белән атармын дип уйламаган да идем, – дип сөйләде Гөлүзә Шаһисолтан кызы.
Гөлүзә Усмановага сатып алучылар белән аралашу, чәчкәләр һәм бүләкләр сатып алудан күзләрендә шатлык очкыннары күрү ошый. Чәчкәләр композициясенең һәрберсенә күңел матурлыгын да өсти ул .
– Миңа һәр сатып алучының яхшы кәеф, уңай хис-тойгылар белән китүе мөһим, – ди эшмәкәр. – Бинаның дизайнын үзем сайладым, аның заманча һәм стильле булуын, елның теләсә кайсы мизгелендә дә кешеләрдә якты тойгылар тудыруын теләдем.
Бу сөйкемле, көләч йөзле ханым белән танышканнан соң бәләбәйлеләрнең "Гөлүзә" сәүдә павильонына еш баруы аңлашылды. Монда һәр сатылган әйбергә аның хуҗабикәсенең күңел җылысы һәм яратуы кушыла.
"БХ" белешмәсе
Бәләбәй районы хакимиятендә "Эшмәкәрлек сәгате" атна саен пәнҗешәмбе көнне уздырыла.
Анда катнашу өчен телефон буенча (8 (34786) 3-07-99) яки investrb.ru сылтамасы буенча БР Инвестпорталы аша язылырга була.
Павильонның адресы: Бәләбәй шәһәре, Совет урамы, 70. Телефоннар : 8 927-957-97-55 һәм 8917-467-57-57.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотосы