Новости
27 Июля 2025, 08:00

Алия Төхвәтуллинаны котлыйбыз!

Ул зур шатлыгы белән уртаклашкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Алия Төхвәтуллинаны котлыйбыз!Алия Төхвәтуллинаны котлыйбыз!
Алия Төхвәтуллинаны котлыйбыз!

Алия Төхвәтуллина «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булган. Җырчыга әлеге исем музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен бирелгән. Бу хактагы карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 14 июль көнне имзалаган. «Интертат» Алия Төхвәтуллинаны шылтыратып котларга булган.

"Хәбәрне ишеткәч, әлбәттә, бик куандым, чөнки әлеге исемне соңгы арада зур дәрәҗәгә җиткән, тәҗрибәле артистларга гына бирәләр. Сөендем, Татарстан Рәисенә, якыннарыма зур рәхмәт!" - дигән Алия.

Якташыбызны  ихлас котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас