

29 июльгә район буенча 6328 га күпьеллык үләннәр чабылган. Шулардан 18085 тонна сенаж, 5460 тонна печән, ягъни һәр мал башына 20 центнеран артык мал азыгы берәмлеге әзерләнгән.
Шулай ук уҗым культуралары чәчәр өчен пар җирләре эшкәртелә. 6000 гектардан артык мәйдан эшкәртелгән.
Тиздән – урак
Мал азыгы әзереләп бетүгә игенчеләр өчен шулай ук кызу чор башлана – урак.
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматы буенча, авыл эшчәннәре икмәкне 49 комбайнда җыячак. Игенчеләргә 20 768 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 11 704 гектар техник культуралар җыеп алу бурычы тора.
Римма Солтанова.
Фотода: “Северная Нива Башкирия” җәмгыятенең прозводство подразделениесендә судан үләненнән силос салалар.