

Җыелган акчаны ул, авыру балага, мәчеткә ярдәм итүгә һәм башка яхшы башлангычларга юнәлтәчәк. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Быел концертта яраткан җырчыларыбыз Салават Фәтхетдинов, Алия Карачурина, Ислам Кәлимуллин, «Ямьле» төркеме, Илмира Нәгыймова, Baby Ti, Раяз Фасыйхов, Искәндәр Вәлиев һәм башка бик күпләр катнашты.
Ришатның концертына Башкорстанның якын-тирә районнары авылларыннан да, Русиянең башка шәһәрләреннән дә килгәннәр.
"Иң мөһиме - барлык тамашачыларга рәхмәт. Сез - бу чараның җаны. Сездән башка аның мәгънәсе булмас иде. Без бергә зур эш башкардык. Киләсе елда очрашуга кадәр", - дип язган Ришат Төхвәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә.
"Җәйге очрашулар"га Бәләбәйдән дә бик күп тамашачылар барды. "Концерт бик ошады, биедек тә, кушылып җырладык та. Ә халыык... шулкадәр күп булды. Бу сәхнә йолдызлары белән очрашу кичтән башланган төнге сабантуйны хңәтерләтте", – ди Айгөл Әсмадуллина.
Зәйфә Салихова.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан