Новости
31 Июля 2025, 08:00

Җәй исе бөркелеп тора

Ермолкино авыл Мәдәният йортында “Яшь флорист” программасы узды. Балалар бу һөнәр турында белделәр һәм үзләре декорлар ясаучы ролендә булдылар

Добавить в предпочтительные источники Google
Җәй исе бөркелеп тораҖәй исе бөркелеп тора
Җәй исе бөркелеп тора

Мәдәният йортының мәдәният оештыручысы Маргарита Гордеева чәчкәләр турында лекция үткәрде, аларның символикасын, тарихын һәм төрле мәдәниятләрдә әһәмиятен бәян итте. Чарада катнашучылар аерым бер чәчкәләрнең хис-тойгылар белдерә алуын, нигә аларның йолаларда, бәйрәмнәрдә еш кулланылуын белделәр.

Программа барышында балалар мавыктыргыч сәнгать – панно үрү белән таныштылар.

 – Үләннәрдән, чәчкәләрдән, төрле үсемлекләрнең яфракларыннан матур әйберләр ясау – борынгы сәнгать, ул бүген дә популяр, – дип сөйләде Маргарита Петровна.

Композиция эшләү өчен кыр һәм болын үләннәре җыелды. Балалар җыелган материалдан  ”келәм” эшләүдә бик теләп катнаштылар. Панно чагу, матур килеп чыкты, гүя җәйге кәефнең үзе төсле.

 – Табигать белән аралашып, балалар аның матурлыгын бәяләргә, тирә-як мохиткә сак карарга өйрәнәләр, – дип билгеләде мәдәният хезмәткәре.

Светлана Прокофьева. Фото Ермолкино мәдәният йортыннан.

 

Җәй исе бөркелеп тора
Җәй исе бөркелеп тора
Җәй исе бөркелеп тора
Җәй исе бөркелеп тора
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас