Новости
2 Августа 2025, 10:00

Көләч йөзе яктыртты күңелләрне

     Истәлек-язмам мөгаллим, әдип Камил Фазлыйның якты рухына багышлана Әй,бу гомер агышлары,йөрәкләрне  сызып кала  сагышлары. Әле генә тальянлы җырчы Фәне, озак та тормыйча, бөек  актер Фиданы, менә килеп, көләч йөзле әдип Камиле дә безне мәңгелеккә ташлап киттеләр. Шаулап торган иҗат мәйданы –җыр-моң, шигърият чишмәсе үзенең агышыннан кинәт  туктап, дөнья бөтенләй сүнеп калгандай булды. Алар-- һәммәсе минем геройларым, замандашларым.Сагышлары тора-тора җилекләргә үтеп, бәгырьләрне өтә икән. Шуларның соңгысы— Камил Фазлыйның мәрхүм булуына 40 көн уңаеннан  гәзит укучыларыбызга бер кәлимә сүз җиткерүне изге бурычым дип саныйм.

Добавить в предпочтительные источники Google
Көләч  йөзе  яктыртты  күңелләрнеКөләч  йөзе  яктыртты  күңелләрне
Көләч йөзе яктыртты күңелләрне

       Барысы да туган җирдән башлана

 Һәрчак аның йөзеннән бөркелгән ихласлык, гадилек, нур болытлы көннәрне дә күңелләрне яктырта иде. Ә йөрәге исә ничек типкәндер, ул аны кешегә сиздермәгәндер. Бәлки, анысын “Соңгы сүзе”нә теркәп куйгандыр:

Аянычлы үлем түгел,

Аннан бар да үтәләр.

Жәлке белгән-күргәннәрем 

Үзем белән китәләр...

  Ә инде күпчелек иҗат әһелләре бу дөньяга авыл җирендә аваз салганга, гомер дәвамында аңа дан җырлыйлар, сөю саклыйлар, хәтта кайберәүләр язмышын туган авылы белән бәйлиләр. Әйткәндәй,Камил дә кендек каны тамган туган җире —Тузлыкуштан аерыла алмады. Ә бит җырларда җырланган,гүзәл Өсән елгасы ярларына сыенып утырган данлыклы бу авылда кемнәр генә ”канат чыгармаган”?! Бу якта,шушы туфракта Башкортстанның халык комиссары  Гыймад Яһүдинның, дөньяга танылган атаклы галим, Ленин премиясе  лауреа ты Кев Салихов,РСФСР-ның атказанган,Башкортстанның халык артисткасы Мәдхия Әхмәтҗанованың, профессор Хәмзә Усмановның, Бәләбәй шәһәренең элекке башлыгы, Русия торлак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре Риф Газизовның,танылган журналистлар: Рифкать Усманов,Рөстәм Идиятуллин һәм башкаларның якты эзләре калган. Ә менә күпләргә билгеле шагыйрь, сатирик язучы Камил Фазлыйның йортында  беренче тапкыр -- 2000 нче ел башында, соңрак 2013 елда булырга туры килгән иде. Гадәттәгечә, елмаю  китмәгән Камил аганың капкасы да, күңеле дә һәрчак ачык булды. Шаян сүзләр белән , колачын җәеп каршы алыр иде ул. Хуш күңелле Рәсимә ханымның йөзеннән нур, йөрешеннән очкын чәчелә диярсең. Мул ризыктан сыгылып торган өстәл артында гаилә, тормыш-көнкүреш, иҗат хакында иркенләп сөйләшеп утырдык.                                                                                                                            Матур итеп, пар күгәрчендәй яшәүләре авылдашлар өчен үрнәк булдылар. Заманында ишле мал тотып, җиләк-җимеш бакчасы, аллы-гөлле чәчәкләр үстереп, күпләрне сокландырдылар. Гаражларында исә ажгырып торган “Жигули”, ”УАЗ” кебек “тимер атлары” белән тиз генә яланга, хәтта көнендә хәләл җефетнең туган ягы-- Ишембайны да әйләнеп кайтканнар...                                                   Хәтирәләр йомгагы сүтелеп, яшьлек сукмакларыннан атлатты. Кайчандыр солдат боткасын ашаган, милиционер погоннарын тагарга өлгергән, БДУда бергә укыган Камил белән Рәсимә шунда ук кавышалар да. Елгыр, үҗәт Камил туган авылына диплом белән бергә кәләшен алып, малаен күтәреп кайтып керә. Башта укытучы булып эшли, 11 ел директор вазыйфасын  башкара. “Мәгариф алдынгысы” исеменә лаек була. Тырыш,инициативалы мәктәп җитәкчесен шәһәргә дә эшкә чакыралар, тик үзен авыл тормышыннан башка күз алдына китерә алмаган Рәсимә бу тәкъдимне кире кага.Һәр һөнәрнең чишмә башы укытучының изге гамәле белән бәйле. Шул ук космонавт та, атаклы галим дә, президент та биек үрләргә, олы тормыш юлына мәктәп сукмаклары аша атлый бит. Ә тынгысыз укытучының хезмәте бер эш көне белән генә бәһаланмый. Аның күпъяклы хезмәтенең нәтиҗәсе дистәләрчә еллардан, укучылары тормышта үз урыннарын тапкач, матур уңышларга ирешкәч кенә ачык күренә. Гадел, таләпчән мөгаллимнәрдә белем алган  укучылар буген дә остазларын яхшы яктан гына хәтерли. Камил Нәҗми улына заманында Байморза мәктәбендә дә укытырга туры килә. “Юмор һәм сатира остасының чынбарлыкны бераз кабартып, уен-көлкегә борып сөйләгәне һич гаҗәп түгел. “БДУ да укып, татар теле һәм урыс телләре буенча белгеч дипломын алдым. Укуның кирәге дә булмаган, чөнки районга кайтканнан бирле чит телдән укыттым",  – дип шаярткан иде ул. —Урыслашып барган мәктәпне теш-тырнагым белән немецләштереп беттем , ахырысы.”                                                                                             Кайчак шундый сорау да туа иде: ”Гел елмаеп торган,шигъри күңелле укучыларын тыңлата алган да, алар ничек олимпиадаларда җиңү яулаган?..

” Муенына берүк вакытта әллә ничә “камыт кигән”—директор, укытучы, шагыйрь, язучы, кайчак авыл хәбәрчесе йөген дә тарткан Камил Фазлетдинов турында Рәсимә Нургали кызы нәрсә уйлады икән? Ихатада мал-туары да бар бит әле. Татар теле әдәбияты укытучысы буларак, ул иң тәүдә уку кабинетын җиһаз лауга, төрле стендлар эшләүгә зур игътибар бирә. Мәктәп музеен ачу өчен янып йөрү ,тарихи әһәмияткә ия булган материаллар туплау, әйберләр җыю--  барысы да укытучы җилкәсендә булды. Укучыларда ана теленә тирән мәхәббәт тәрбияләүдә дә аның хезмәте бәһалап беткесез. Иҗат түгәрәкләрен оештыру, стена һәм район гәзитләренә мәкаләләр язарга юнәлеш бирү—болар барысы да укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә матур йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Укучылары төрле югары уку йортын сайлады, ә кайсыберәүләре , аспирантура тәмамлап, үзләре вузда укыта. Редакцияләрдәге төрле вазыйфада эшләүче билгеле журналистлар да бар. Димәк, укытучы үз һөнәренә карата мәхәббәт тәрбияли  алган.                                                                                                                               Бөтен күңелен балаларга биргән укытучының тынгысыз хезмәте  Хөкүмәтебез тарафыннан югары бәһаланды. РСФСР, Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары,”Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнүе Рәсимә Нургали кызын яңадан-яңа үрләргә әйди. Өстәвенә, 1997  елда тәҗрибәле, югары категорияле педагог “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә ия була. Җиде елдан соң бу дәрәҗәле исем аның тормыш иптәше Камил Нәҗми улына да бирелә. Бер гаиләдә—ике атказанган укытучы. Алай гынамы соң әле?! Ул, “Русиянең иң яхшы  укытучылары” конкурсында җиңеп, Русия Президенты премиясенә, шу лай ук “Бәләбәй районының  Мактаулы гражданины” исеменә дә  лаек була.  Алар белән горурланырга гына кала.                                                                                                                                                                                                                                          

 Авыл — үзе  иҗат  мәйданы  ул

  Бик ерак китәсе дә түгел: заманында күренекле язучылар Михаил Шолохов,  Виктор Астафьев та, авыл җирендә яшәп, үзләрен мәңгелек данга күмгән үлмәс әсәрләр иҗат иткән. Әдәби героем,танылган язучы, шагыйрь Камил Фазлый да “Илһам чишмәләре”  шигърият фестивале үткәрелгән төбәктән, авылдан күтәрелгән гади, искиткеч тыйнак шәхес. Үзе исә, мәктәптә укыганда ук иҗатка тартыла. Аның “Тырыш пионер” дигән шигыре “Башкортстан пионе ры” гәзитендә 1963 елда дөнья күрә. Еллар үтү белән яшь хәбәрче республикабызның башка гәзит-журналларын да байкап ала. Аларда шигырьләре,  юмористик, сатирик материаллары басыла.                                                                                                                                  –Шагыйрьлек “җене” миңа тумыштан кагылган, --дип шаярта иде  Камил Нәҗми улы. -Өнәмәгәнем —сатира һәм юмор өлкәсе. Шул сәләт аркасында гомер буе көлкегә калып яшә инде! Урамга чыксам , мине күрү белән күрше-күлән авыз ера. Баксаң, алар минем геройларымны хәтерләп елмая икән.                                             ...Әдип, башкаладан ерак яшәсә дә, Уфага килү әмәлен табып торды. Әлбәттә,     безнең янга —Матбугат йортына, Башкортстанның халык шагыйре , дусты Әнгам Атнабаевка сугылыр иде. Шулай, аның “Сакаллы сабый” китабын карап чыкканнан соң ул болай дигән: ”Шигырьләрең  барысы да Камилча,мөлаем елмаеп торалар, фәһем алырлык. Әлеге усал заманда елмайта торган сүзләр дә кирәк адәм баласына. Ә син үзең табигый талантың белән башкаларга фатиха бирерлек, теләк теләр дәрәҗәле өлгергән шагыйрь”...                                                                                             Бөек әдибебезне хуплагандай, төрле яклап камил булган Камил Фазлый хакында үз вакытында Башкортстанның халык язучысы, галим Суфиян Поварисов,танылган язучылар Раил Байбулатов, Рәдиф Тимершин һәм башкалар матбугатта саллы мәкаләләр белән чыгыш ясадылар. Әлбәттә, Тузлыкушына багыш лап “Туган авыл” , шулай ук ”Таныш булыйк, улым!” ,”Кыз бала”  поэмалары,  шулай ук авылының язмышы хакындагы йөрәк сызлануы белән язган  язмалары  да беркемне дә битараф калдырмагандыр. Шулай ук “Бүрек фикере”,  “Әкәмәт эзләр” һәм башка  китаплар, шактый җырлар авторы да бит ул. Без БРның,РФнең Язучылар берлекләре  әгъзасы Камил Нәҗми улы белән озак еллар китапларыбыз белән дә  алыш-биреш килеп ,дус булып яшәдек, автографлар языштык. Әле үткән елда гына “Бәхет кошыбыз —Тузлыкушыбыз” китабына: "Әнвәр Зөфәр улы! “Җирдәге йолдызлар”ның берсе син үзең инде.Уңышлар сиңа!” – дип, мине үссендереп язып биргән иде. Юбилейларым алдыннан, китапларым басылгач та, иҗатым хакында “Кызыл таң”да эчкерсез, ихлас  язмалар белән чыгыш ясады. Мин хөсетсез каләмдәшемә гомерем буена рәхмәтлемен, рухлары шат булсын, Искиткеч талантлы, халыкчан  иҗатташ дустыма Ходай  биргәч бирә бит, әдипнең иҗаты лаеклы бәһаланды да. Ул – Фатих Кәрим, Тамара Максимова, Динис Бүләков, Рифкать  Усманов исемендәге һәм башка премияләр лауреаты. Алар бик сирәкләргә генә биреләдер...              

   Данлыклы гаилә башлыгы иде

  Тәфсилләп язар сүзләр ифрат күп тә ул... Әмма тыйнаклар аңа мохтаҗ түгелдер.  Шулай да, соклану хисе белән ирексездән үземә сорау бирәм: мәктәпне медаль яисә вузны кызыл дипломга тәмамлаган, гаиләсе белән БДУның бер үк факультетында белем алганнар, дүртесе дә -  атказанганнар. Андыйлар тагын  бармы икән? Җитмәсә,балалары бер үк өлкәдә —фән кандидатлары, һәммәсе иҗат юлын сайлаганнар.

Фазлетдиновларның өлкәне Илдус “Тулпар”журналында җаваплы секретарь булып эшли, Башкорт дәүләт университетында укыта ,шигырьләр , хикәяләр яза. Китаплары да нәшер ителә. Башкорстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

Илдар исә, “Кызыл таң”гәзите редакциясендә җаваплы секретарь вазыйфасын башкара, шигырьләр яза, өстәвенә саллы язмалары белән матбугатта чыгыш ясый. Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты,Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң күләм мәгълүмат хезмәткәре.

 Ә инде тыйнаклык , гыйлемгә, иҗатка омтылу бер тәңгәлдә кан тамырлары аша  салмак кына агыладыр. 50 елдан артык пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәгән Камил Нәҗми улы белән Рәсимә Нургали кызының йорты ятимсерәгәндәй булса да, уллары, киленнәре, оныклары  газиз туган авыл  юлларына тузан төшермиләр. Тәрәзәләрдә  утлар сүнмәгәндә, бигрәк тә сине колач җәеп каршылар якын кешең булганда, сагындыра бит ул туган йорт...

                        Әнвәр Сөләйманов.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас