Новости
2 Августа 2025, 12:00

М.Г.Әмировны искә алу көне

Кичә “Автонормаль” заводының беренче директоры Марс Гизетдин улы Әмировны искә алу көне булды.Быел аңа 95 яшь тулыр иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
М.Г.Әмировны искә алу көнеМ.Г.Әмировны искә алу көне
М.Г.Әмировны искә алу көне

М.Г.Әмиров каберенә һәм Үзәк мәдәният йорты янында  “Автонормаль”нең беренче директоры бюстына  чәчкәләр салу церемнониясе узды Анда район хакимияте, предприятиеләр вәкилләре, пенсионерлар булдылар.

М.Г.Әмировның туган көне истәлегенә 30 елдан артык элек предприятие ветераннары чәчкәләр конкурсы оештырдылар. Ел саен заводның элекке эшчеләре “Автонормаль”нең ветераннар советы бинасында очрашалар, үз участокларында, бакчаларында үстерелгән чәчкәләрне алып киләләр.

Традиция буенча монда чәй эчү табыны оештырылды, җылы, гаилә халәтендә беренче директор турында хатирәләре белән уртаклашты алар. Һәр ветеран тормышында ул онытылмас тәэсоратлар калдырган.

А. Кәбирова фотолары.

М.Г.Әмировны искә алу көне
М.Г.Әмировны искә алу көне
М.Г.Әмировны искә алу көне
М.Г.Әмировны искә алу көне
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас