

Бәләбәйдә “Ватанны саклаучыларга” мемориаль комплексында һәм Приют бистәсенең Дан паркында “зәңгәр беретлар” һәм “Ак гөмбәзләр” тугандашлыгы вәкилләрң хөрмәтенә тантаналы чаралар узды
Һава-десант гаскәрләренең истәлекле корылмаларына чәчкәләр саплынды, ВДВның 95 еллыгы хөрмәтенә иҗтимагый оешмалар актвиистлары медальләр белән бүләкләнде
Шәһәр һәм поселок урамнары буйлап десантчыларның традицияга әйләнгән автоузышы ВДВ ветераннары сафларының бердәмлеген күрсәтте.
Приюттан ирекмән Айгөл Фәттахова хәбәр итүенчә, Приютта десантчылар өчен ветераннар советы активистлары һәм яшәүчеләр музыкаль котлаулар әзерләгәннәр.
Приютның “ВДВның хәрби тугандашлыгы” оешмасы МХОда катнашучыларга гуманитар җыюда да бердәмлек күрсәтәләр, биләмә тормышында актив катнашалар.
Бәйрәмдә десантчылар барлык кунаклар өчен кыр кухнясы—бутка һщм компот – оештырганнар.
Бәйрәм белән, зәңгәр беретлылар вәкилләре! Һәрчак югарыда булыгыз!
Мила Любченко әзерләде. Айгөл Фәттахова фотолары.