

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова утырышны башлап, әлеге зур чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына күп көч салган (беренче көнне биредә "Җырлыйк әле" фольклор коллективларының бәйгесе узды һәм анда туймазылылар Гран при яулады) Башкортстан "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Люция Вафинага сүз бирде. Люция ханым республикабызда оешманың ничек эшләве; әхлакый тәрбия бирү, халкыбызның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен яшәтү җәһәтеннән нинди чаралар уздырылуын тәфсилләп бәян итте. Аның сүзен дәвам итеп, уңышлы эшләүче Бишбүләк районы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Лилия Мусаева чыгыш ясады. Күптән түгел “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган Лилия Марсель кызын залда утыручылар кул чабулар белән котлады.
Кытайдан милләттәшләребезнең чыгыш ясавы аеруча фәһемле булды. Беренчедән, алар туган телдә әйбәт сөйләүләре белән сокландырса, икенчедән, бәян иткән темалары бик уйланырлык. Әхлакый тәрбия, гаилә кору, бала темалары һәрчак көнүзәк булды һәм булып кала. Педагог Тукаева Гөлчәһрә Имаму кызы мавыктыргыч итеп Кытайда татарларның борынгы өйләнешү йолаларын бүген дә саклауларын, үтәүләрен сөйләде. Баксаң, бу йолалар, гореф-гадәтләр бик четерекле һәм тирән уйланылган икән, барсы да кырык санына нигезләнгән. Кыз сорарга гына да егет ягыннан кырык кеше килә...
– Болай мәшәкатьләнеп, зур чыгымнар белән өйләнешкәч, әлбәттә, аерылышасың килмәс, – дип көлдереп тә алды Кадрия ханым.
Кытай медицина университетын тәмамлаган Балгынай Идирис кызы Нурлан исә бүген аеруча дөрес туклануның, дөрес су эчүнең мөһимлеген; шикәр диабеты, рак, йөрәк чирләренең һ.б. нәкъ дөрес тукланмауга бәйле булуын бәян итте, гади, әмма бик дөрес, урынлы киңәшләр бирде.
Шуңа игътибар иттек, Татарстан "Ак калфак" кызлары озын күлмәктән, башларында яулык һәм аның өстеннән бизәкле калфаклар кигәннәр. Күбесе биш вакыт намазда, үзләре сабыр, итәгатьле, йөзләреннән нур бөркелеп тора.
Ахырда Кадрия Идрисова Люция Ябир кызына, кунакчыл Башкортстанга, "Бабай утары"ның ачык йөзле, сый-нигъмәтле хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, чын татар хатын-кызы, гүзәл әни булып, җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә үрнәкле яшәргә өндәде. Ике көн барган бай программалы эшлекле һәм күңелле очрашудан канәгать калуларын белдереп, күрше республиканың әлеге оешма әгъзалары рәхмәт сүзләре белән чыктылар. Иң актив хатын-кызларга, Яр Чаллыдан рәссам ханымнарга Рәхмәт хатлары тапшырылды, җылы аралашу дәвам итте.
Бәләбәй "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина белән миңа да бу утырышта катнашу насыйп булды, һәм без үзебез өчен әллә күпме фәһем алдык, яңа идеяләргә баедык.
Зәйфә Салихова.