

– Искәртү чаралары инвалидлыкка һәм үлемнең артуына китерүче төрле авыруларны, төп йогышлы булмаган авырулар үсеше ихтималы факторларын иртә ачыклауга булышлык итә, шул исәптән эшкә сәләтле яшьтәге халыкның да, – дип хәбәр иттеләр Бәләбәй үзәк дәваханәсендә. – Бушлай диспансеризация кешенең сәламәтлек торышына бәя бирүче чаралар комплексыннан (аңа медицина тикшерүе дә, өстәмә тикшерүләр дә керә) гыйбарәт.
Монда искә төшерделәр, эш бирүчеләр диспансеризация үтсен өчен хезмәткәрләрен шартлар белән тәэмин итәргә, шулай ук аны үтү өчен аларны тоткарлыксыз җибәрергә тиеш (323 нче Федераль законның (21.11.2011) 24нче маддәсе, 5 нче өлеш) .
Өлкәннәргә диспансеризация үткәрелә:
* өч елга 1 тапкыр 18дән 39 яшькәчә;
* 40 яшьтә һәм өлкәннәр ел саен.
Поликлиникада шулай ук 18-49 яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атларның репродуктив сәламәтлеген бәяләү буенча диспансеризация үтәргә мөмкин. Мондый мөмкинлек 2024 елда барлыкка килде.
Республикада репродуктив сәламәтлекне бәяләү буенча өлкән халык диспансеризациясен 400 меңнән артык кеше узды. Тикшеренүләр репродуктив мөмкинлекне бәяләргә, үз вакытында тайпылышны ачыкларга, дәвалауны башларга һәм йөклелеккә узарга һәм бала тууга әзерләнергә мөмкинлек бирә. Репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе ике этапта уза. Беренчесендә пациентлар анкета сорауларына җавап бирә, гинекологтан һәм урологтан консультация ала.
Тайпылышлар ачыкланган очракта табиблар өстәмә тикшерү ысулларын тәгаенлиләр. Хатыннар өчен бу кече таз һәм сөт бизләре органнарына УЗИ, җенес авыруларын тикшерү. Ирләргә икенче этапта спермограмма ясау тәкъдим ителә, җенси юл белән тапшырылучы инфекцияләргә тикшеренү үтү.
2025 елның беренче кварталында аны республиканың 124 меңнән артык кешесе узган, 21 135нең сәламәтлегендә тайпылышлар ачыкланган. Алар барсы да тирәнтен тикшеренү үткән, диспансер исәбенә алынган, репродуктив функцияне тергезүгә юнәлтелгән махсус дәвалану алалар.
* Профилактика чаралары Русия Хөкүмәтенең "2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның пландагы чорына гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программаларын раслау турында"гы карары, шулай ук "Озайлы һәм актив тормыш" милли проекты нигезендә уздырыла.
Светлана Шириня әзерләде.