

Сергей Артемьев – Русия рәссамнар берлеге әгъзасы һәм халыкара күргәзмәләрдә актив катнашучы. Аның әсәрләре Владимир Путин, Елизавета II, Реджеп Эрдоган, Илһам Алиев, То Лам, Пьер Карден, Пьер Ришар, Лионель Месси кебек билгеле шәхесләрнең шәхси коллекцияләрен бизи, шулай ук Русия һәм дөнья, шул исәптән Финляндия, АКШ, Канада, Франция, Болгария, Австралия һәм Кытай музейларында саклана.
Күргәзмә искиткеч реальлек нигезендә эшләнгән 20 уникаль рәсем-эштән гыйбарәт. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләрнең холык-фигылен һәм индивидуальлеген чагылдыручы портретлар аерым урынны били. Монда сез Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тарихи костюмнарда ханымнарны, билгеле актерлар һәм башка кызыклы персонажларны күрә аласыз.
Художество галереясы мөдире Луиза Бәдретдинова фикеренчә, мондый күргәзмәләрне карау эстетика тәрбияләүгә, танып белүне үстерүгә һәм иҗатка тартылуга булышлык итә.
“Бу барлык гаилә өчен вакытны бергә үткәрү, сәнгать белән илһамлану өчен шәп мөмкинлек, – ди ул. – Бәләбәй художество галереясында “Рәсем сәнгате һәм графика” экспозициясенә бару мөмкинлегеннән файдаланыгыз. Күргәзмә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 13.00-14.00) эш көннәрендә эшли. Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: 8 (34786) 4-08-11”.
Регина Иванова әзерләде.