

Чарага меңләгән кунак, Башкортстанның традицион кухнясын яратучылар җыелды. Каран авыл советы осталары әзерләгән 250 килограммлы зур бәлеш бәйрәмнең чын символы булды. Бу уникаль ризык өчен махсус ике метрлы зур табак һәм махсус мич әзерләнгән.
Беренче дегустаторлар-махсус хәрби операция Геройлары һәм аларның гаилә әгъзалары — уникаль ризыкны бәяләделәр һәм милли ризыкның кабатланмас тәменнән алган тәэсирләрен уртаклаштылар.
Тамак ялгаганнан соң, кунакларны бай күңел ачу программасы – Ландыш Нигъмәтҗанова, Альбина Килдиярова, Илшат Яппаров, Ирек Зарипов кебек татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары концерты шатландырды..
Фестиваль территориясендә төрле милләтләрнең милли ишегаллары ачылды, аларның һәркайсы үз мәдәниятенең күркәм элементларын, шул исәптән аш-су, һөнәрчелек һәм милли киемнәрне тәкъдим итте. Төрле осталык класслары, фотозоналар һәм интерактив мәйданчыклар да таң калдырды. Килгән кунаклар милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр баштан аяк халәтенә чумды дисәк, ялгышмабыз.
Фестиваль ел саен үткәрелә һәм популярлыгы нәтиҗәсендә Бүздәк районының гын түгел, бөтен Башкортостан Республикасының визит карточкасы булуга да лаек хәзер. Чараның төп максаты – милли халык ашлары һәм иҗатын күрсәтү ярдәмендә Башкортстанның бай мәдәни мирасын популярлаштыру, саклау һәм үстерү.
Чыганак: "Тулпар"