

Бәләбәй районында дистанциядән җинаятьләр дулкыны дәвам итә.
2025 ел башыннан гына районда яшәүчеләр, мошенниклар капканына эләгеп, 16 миллион сумнан артык акчаларын югалттылар.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге читтә калмый һәм мондый җинаятьләргә юл куймас өчен актив эшли. Алар район предпрмятиеләре һәм учрежддениеләре хезмәткәрләре белән искәртү әңгәмәләре уздыралар.
Шундый очрашуларның берсе Бәләбәй мәгълүмат үзәгендә узды.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, личный состав белән эш буенча бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Юрий Петров үзеңне мутлашучыларның җинаяте кылыкларыннан ничек саклап калу турында бәян итте, мондый җинаятьләрнең корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге җәһәтеннән аңлаешлы итеп киңәшләр бирде.
Юрий Владимирович мошенниклар еш кына үзләрен водоканал, энергосбыт хезмәткәрләре, шулай ук хокук саклау органнары, банклар, прокуратура һәм МЧС хезмәткәрләре итеп таныталар, дип сөйләде. Алар корбаннарыннан акча алу өчен төрле хәйләләргә баралар. Мәсәлән, тиз акча эшләп алырга тәкъдим итәләр, дәүләткә хыянәт итүдә гаеплиләр яки кемдер сезнең банк хисабыгызны ватмакчы була, диләр.
Полицейский сим-карталарны гамәлдәге срогын озайтуга, инвестицияләр белән ,"Фотода син түгелме?" рәвешендәге мессенджерларда хәбәрләр белән мутлыкка аерым игътибар бүлде. Ул бәләбәйлелеәрнең акчаларын югалту җәһәтеннән анык мисаллар китерде.
" Телефоннан таныш булмаган кешеләр белән сөйләшкәндә, хәтта алар дустыгыз яки танышыгыз дип әйткәндә дә, уяу һәм сак булыгыз. Мәгълүматны тикшерегез, тиз генә ышанып бармагыз, – дип өндәде полиция подполковнигы. – Иң мөһиме – бервакытта да СМС-сообщениедан 4 цифрны хәбәр итмәгез!
2025 ел башыннан Бәләбәй районында мутлашу факты буенча 143 җинаять эше кузгатылган. Бу уяу булу, явыз ниятлеләр хәйләләренә ышанмау кирәклеге турында сөйли. Сак булыгыз, акчаларыгызны саклагыз!
Регина Иванова. Светланы Шириня фотосы.