Новости
12 Августа 2025, 10:00

Ишле гаиләләргә балаларны укытуны компенсацияләү шартлары киңәйтелде

Башкорстанда күп балалы гаиләләргә яңа ярдәм чарасы булдырылды. Дәүләт Җыелышы-Корылтайның соңгы утырышында  депутатлар законга төзәтмәләр кертте. Хәзер ишле гаиләләр балаларын университет  карамагындагы колледжларда түләп укыткан өчен компенсация алырга хокуклы.

title
Ишле гаиләләргә балаларны укытуны компенсацияләү шартлары киңәйтелдеИшле гаиләләргә балаларны укытуны компенсацияләү шартлары киңәйтелде
Ишле гаиләләргә балаларны укытуны компенсацияләү шартлары киңәйтелде

Республика парламенты спикеры сүзләренчә, моңа кадәр ата-аналарның үзаллы техникумнарда һәм колледжларда гына чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү мөмкинлеге бар иде. Гаилә елына бер бала өчен 30 мең сумга якын акчаны кире кайтара ала.

Яңа чара югары уку йортлары карамагындагы колледжларда урта махсус белем алган студентларга да чыгымнарның бер өлешен кире кайтару хокукы бирә. Республикада барлыгы 620 шундый студент бар. Моннан тыш, алар 2024/25 уку елы өчен дә компенсация алырга мөмкин.

Компенсация өч балигъ булмаган бала тәрбияләгән гаиләләргә генә түгел, ә 23 яшькәчә студент балалары булганнарга да кагыла. Никахта торган яки тулысынча дәүләт тәэминатында булган балалар бу хокуктан файдалана алмый.

Башинформ буенча.

Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас