Новости
13 Августа 2025, 06:00

Матур итеп сөйләшергә өйрәтик

"Хөрмәтле ата-аналар! Зинһар, балаларыгыз белән сөйләшегез әле. Тәрәзәне ачуың була, балалар мәйданчыгыннан әшәке әрләшү сүзләре ишетелә башлый.  Балалар  футбол йә  башка уен уйныйлар, ләкин алар туп тибәләр түгел, ә зонада яшиләр сыман тоела. Бәлки, кемеңдер өендә шулай күнегелгәндер, ләкин әйдәгез балаларны урамда тәртипкә өйрәтик. Мондыйны хәтта ишетү дә оялта!" Безнең гәзит укучыбыз бәләбәйлеләргә менә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Матур итеп сөйләшергә өйрәтикМатур итеп сөйләшергә өйрәтик
Матур итеп сөйләшергә өйрәтик

Безнең газета редакциясе укучыларыбыз арасында балалар һәм ата-аналар үзара аралашканда әшәке сүзләр куллану нормадыр дигән фикердән ерак. Шулай да проблема безнең районда гына түгел,  илдә яшәүчеләр өчен көнүзәк булып кала.

Дәүләт Думасы депутатлары  түбән тел культурасы җәһәтеннән борчылып,   җәмәгать урыннарында сүгенү сүзләре куллануны административ хокук бозуларның аерым төренә бүләргә һәм штрафларны арттырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новостида хәбәр иттеләр.

Башлангыч белән парламентарий Александр Аксаненко чыкты. Ул начар лексикага штрафларны арттыру кирәлеген сызык өстенә алды: "Кешеләр урамда йөри, норматив булмаган лексика куллана, сүгенә һәм мондыйга бернәрсә дә булмый. Әлбәттә, без телне якларга тиеш, чөнки без ничек сөйлибез, фикерләү дә, безнең җәмгыять тә шулай формалаша".

Хәзер җәмәгать урынында әшке сүзләр белән сүгенү вак хулиганлык турында административ статьяга эләгә, аңа 500дән мең сумга кадәр штраф салына. Аксаненко физик шәхесләргә  аны 20 меңгә кадәр арттырырга тәкъдим итә.

Светлана Шириня.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас