Новости
14 Августа 2025, 10:00

"Йолдызчык" мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иткән

2  нче санлы "Йолдызчык" балалар бакчасы "Мәктәпкә җыенырга  ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашты. Акция Башкортстан Республикасында 1 июльдән 1 сентябрьгәчә уза. Максаты – аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдән, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү. Акция кысаларында балалар бакчасы педагоглары мәктәп укучылары өчен канцелярия кирәк-яраклары һәм башка кирәк әйберләр сатып алды.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Йолдызчык" мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иткән"Йолдызчык" мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иткән
"Йолдызчык" мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иткән

 – Без барлык балаларның да  сыйфатлы белем алуын һәм мәктәптә үзләрен ышанычлы тотуын телибез, – дип сөйли тәрбияче Анна НИколаевна Тамочкина. – Безнең әллә ни күп булмаган өлешебез  шундый гаиләләрнең бик азына булса да кыенлыкларны җиңәргә һәм уку елы башын балалары өчен шатлыклы, уңышлы итәргә ярдәм итсен.

Теләгән һәркем үз өлешен: яңа дәфтәрләр, ручкалар, пеналлар, рюкзаклар һәм мәктәп формасы (яңа яки яхшы хәлдәге), китаплар һәм балалар үзләрен яңа уку елына әзер дип тоярга ярдәм итәрдәй башка әйберләр тапшыра ала.

Әйберләрне Бәләбәйнең "Гаилә"  районара үзәгенә ( Кызыл урам, 114) китерерг ә мөмкин.

Сораулар өчен телефон: 7 (34786) 5-99-25.

 Алсу Фәизова әзерләде.

Фотолар "Йолдызчык" балалар бакчасыннан.

 

"Йолдызчык" мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иткән
"Йолдызчык" мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иткән
"Йолдызчык" мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иткән
"Йолдызчык" мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иткән
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас