

БР буенча МЧСның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 94 яшьлек ир кешене янгын сүндерүчеләр Бәләбәй районының Аккаен авылында йорт, абзар һәм мунчаны камап алган янгынны сүндергәндә чыгаралар. Ни кызганыч, медицина хезмәткәрләре аның үлүен раслыйлар.
Янгынны сүндерергә Русия МЧС хезмәткәрләре, ведомтсводагы янгын сагы һәм үз теләкләре белән килгәннәр җәлеп ителделәр.
Янгынның сәбәпләре ачыклана. Урында Русия МЧС тикшерүчесе эшли.
Фото: БР буенча Русия МЧСы учреждениесе.