Новости
20 Августа 2025, 06:00

Бәләбәй районында янгын хәвефсезлеге чараларын көчәйттеләр

Бәләбәй районы территориясендә янгыннарда кешеләр үлүе фаҗигаләренә бәйле, урындагы властьлар өстәмә искәртү чаралары уздырырга карар иттеләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәй районында янгын хәвефсезлеге чараларын көчәйттеләрБәләбәй районында янгын хәвефсезлеге чараларын көчәйттеләр
Бәләбәй районында янгын хәвефсезлеге чараларын көчәйттеләр

Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетының янгыннардан искәртү төркеме инструкторы Николай Буреев белән Шаровка һәм Малиновка авылларында шәхси йортларда янгын хәбәриткечләрнең (извещатели) эшкә сәләтлелеген тикшерү рейдлары оештырдылар.

Профилактик эшләр барышында булган извещательләрнең төзеклеген тикшерүгә генә түгел, яңа хәбәр итү системаларын урнаштыру кирәклеген халыкка җиткерүгә дә аерым игътибар бирелде. Бу  индивидуаль торак йортлар хуҗалары өчен аеруча мөһим.

“Мондый рейдлар районда яшәүчеләрнең хәвефсезлек дәрәҗәсен күтәрүгә һәм янгын булган очракта фаҗигале нәтиҗәләргә юл куймауга юнәлтелгән”, – дип билгеләде Николай Буреев.

 Регина Иванова әзерләде.

Фотолар авыл биләмәләре хакимиятләреннән.

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас