

Акъяр авылының Төньяк-Көнчыгыш бистәсе паркында МХОда һәлак булган яугирләргә багышланган мемориал ачарга әзерләнәләр. Хәйбулла районы хакимиятендә белдерүләренчә, һәйкәлдән тыш, монда хәрби техника куела һәм яңа аллея булдырыла.
Төзүчеләр эшләрне быел октябрьдә, районның юбилеена тәмамларга ниятли.
Моннан алда Башкортстанда МХО геройларына беренче мемориаль комплекс ачылды.
Фото: Хәйбулла районы хакимияте.