Новости
4 Сентября 2025, 12:00

Аксаков авылында янгын: өй янып беткән, гаилә коткарылган

Бүген иртәнге сәгать 6да Аксаков авылында бер шәхси йортта янгын чыккан. Якынча мәглүмат буенча, ут чыгуның сәбәбе кыска ялганыш.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аксаков авылында янгын: өй янып беткән, гаилә коткарылганАксаков авылында янгын: өй янып беткән, гаилә коткарылган
Аксаков авылында янгын: өй янып беткән, гаилә коткарылган

Ут тиз арада йортның агач өлешләрен чолгап ала. Кичекмәстән янгын турында сигнал килә, һәм янгын сүндерүчеләр бик тиз вакыйга урынына барып җитәләр. Ут сүндерүчеләр берничә сәгать көрәшәләр, әмма стихия көчлерәк булып чыга – төзелеш тулысынча янып бетә, ул яшәр өчен яраксыз.

Ут чыкканда бөтен гаилә өйдә була – ир белән хатын һәм аларның кызы. Вакытында эвакуацияләү нәтиҗәсендә гаилә әгъзалары каза күрми.

Регина Иванова. Д. Ананьев фотосы.    

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас