

Алар Бәләбәй, Бакалы, Бүздәк, Чакмагыш районнарында һәм Октябрьский шә һәрендә маршрутларга чыгачак.
БР Экология министрлыгында хәбәр итүләренчә, махсус техника Русия Табигать министрлыгы һәм Русия экология операторы ярдәмендә "Росагролизинг" махсус программасы аркасында "Экологик иминлек" милли проекты кысаларында "Экология Т" комапаниясе тарафыннан сатып алынган.
–Бәләбәй районына автопаркны яңарту чикләрендә "М АЗ" маркалы ике йөк машинасы килде, – дип хәбәр итте "Экология Т" җәмгыятенең Бәләбәй офисы җитәкчесе Андрей Козлорв. – Көн саен, һава шартлары нинди булуга куарамас тан, безнең чүп төяү-чыгару машиналары һәр яшәү пунктына кереп, район юлларыннан йөриләр. Табигый ки, мондый көчергәнештә техника шактый искерә.
Төбәк операторы вәкиле әйтүенә караганда, ике алыштырылган йөк машинасы чүп-чарны сортларга аеру комплексын хезмәтләндерүгә җәлеп ителәчәк.
Светлана Шириня.