– 24 сентябрьдә Бәләбәй шәһәре биләмәсе хакимияте, "Төзекләндерү" учреждениесе, «Бәләбәй хәбәрләре» газетасы редакциясе хезмәткәрләре , «Өсән» паркында һәм «Борынгы кала» үзәгендә нарат һәм каен үсентеләре утырттылар. Акциядә шулай ук шәһәр биләмәсе Советы депутаты, эшмәкәр Александр Медведев катнашты, – дип сөйләде шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Зубова.
- Өмәдә катнашучыларның барысының да кәефе кичәге сентябрь көне кебек кояшлы, җылы иде. Мин яраткан шәһәремне яшелләндерүгә үз өлешемне кертүемнән бик зур канәгатьлек хисе кичердем, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән «БХ» фотохәбәрчесе Елена Петрова.
27 сентябрь «Яшел Башкортстан» акциясенең төп көне булачак. Бу көнне муниципаль район хакимияте хезмәткәрләре Бәләбәй шәһәренең 2 нче мәктәбе янына агачлар утыртачаклар. Экологик чарада районның авыл биләмәләре халкы да катнаша.
БР торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, өмәләр вакытында 4 меңнән артык зур агач һәм 40 меңнән артык үсенте утырту, 40 яңа тематик аллея булдыру планлаштырыла.
Римма Солтанова. Елена Петрова фотолары