227 млн сумлык проектны «Белэко» компаниясе – «Бәләбәй» алгарышлы үсеш территориясе резиденты гамәлгә ашыра.
Мәйданчыкта технологик җайланмалар монтажланган, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарылган. Документацияне рәсмиләштерү һәм каты коммуналь калдыкларны кабул итүгә тариф алу төгәлләнеп килә. 2025 елның октябрендә сортларга аеру линияләренең беренче чираты эшләтеп җибәрелгәннән соң, яңа комплекс Бәләбәй, Әлшәй, Бишбүләк, Дәүләкән һәм Ярмәкәй районнарыннан килүче каты коммуналь калдыкларны кабул итәчәк. Проектның икенче этабы 2028 елга биокомпостирование (техногрунт җитештерү) участогын төзүне күздә тота.
Эшкәртү комплексы төзелү нәтиҗәсендә 50дән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Ә калдыкларны төрле фракцияләргә сортларга аеру системасы икенчел ресурсларны әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстан башлыгы предприятие эшенең технологик процессларын өйрәнде, административ-көнкүреш корпусында булды, анда белгечләрнең хезмәт шартлары белән танышты.
– Без чүп-чар белән цивилизацияле эш итүгә күчү-аны җыю, фракцияләргә бүлү, органик калдыкларны күмү бурычын планлы рәвештә хәл итәбез. Бу реформаны 2019 елда башладык, - дип билгеләде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. – Хәзер без калдыклар җыю һәм чыгару системасын булдырдык, инде эшкәртү күләмен арттырырга кирәк. Мондый заманча сортлау комплекслары бу юнәлештә уңышка ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
БР Башлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча