Көзнең соңгы җылы көннәренең берсе озакка авыл халкы исендә калыр. Утыздан артык кеше – олысы һәм кечесе – тәртип урнаштырырга, күбәйгән чүп-чарны җыярга, үләннәрне чабарга, ботакларны кисәргә авыл зиратына җыелган.
Бердәм һәм тату эшләгәннәр. Кешеләр каберләрне карауның мөһимлеге, үлгәннәрне искә алу һәм ихтирам итү турында сөйләшкәннәр. Бу көн бердәмлек һәм үткәннәр турында кайгырту символына әверелгән, күпләр йөрәгендә ул озак яшәячәк.
"Өмәне авыл халкы Анновка авыл Советы хакимияте башлыгы Марат Өлфәт улы Әсфәндияров, эшләр идарәчесе Диләрә Өлфәт кызы Шакирова ярдәмендә оештырды. Өлкәннәр Ильяс Инсапов, Альмира Имай кызы, Рузилә Әхмәтшина, Разия Сәхап кызы, Вәсилә Бәдһи кызы, Зиннур Садрай улы, олы яшьтә булуларына карамастан, эш уртасынада кайнадылар. Өмәдә Әюповлар, Газизовлар, Әхмәтҗановлар, Рәхмәтуллиннар, Масалимовлар һ.б. гаиләләр катнашты. Яшьләр һәм авылдан киткәннәр, әмма ата-аналары монда җирләнгәннәрнең балалары ккайттылар Барсына да зур рәхмәт!", – дип яза Зилия Гайнуллина.
Светлана Шириня әзерләде.