9 нчы сыйныф укучылары шәһәрнең гумантар-техник көллиятендә – машина төзелеше техникумында булдылар, алар анда осталык классында катнашып, витаминлы салат әзерләргә өйрәңделәр.
Ә башлангыч сыйныф укучылары яраткан ризыкларының фотосурәтләре белән уртаклаштылар.
Пешекче бигрәк шәп, "тәмле" һөнәр ич. Кем белә, араларында, бәлки, киләчәктә күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов сыман пешекчеләр үсеп чыгар?!
Зәйфә Салихова.
Фотолар гимназия архивыннан.