Чаганлы
Бәләбәй районының Чаганлы авылы халкы зиратта өмә үткәрде.
Көзнең соңгы җылы көннәренең берсе озакка авыл халкы исендә калыр. Утыздан артык кеше – олысы һәм кечесе – тәртип урнаштырырга, күбәйгән чүп-чарны җыярга, үләннәрне чабарга, ботакларны кисәргә авыл зиратына җыелган.
Бердәм һәм тату эшләгәннәр. Кешеләр каберләрне карауның мөһимлеге, үлгәннәрне искә алу һәм ихтирам итү турында сөйләшкәннәр. Бу көн бердәмлек һәм үткәннәр турында кайгырту символына әверелгән, күпләр йөрәгендә ул озак яшәячәк .
"Өмәне авыл халкы Анновка авыл Советы хакимияте башлыгы Марат Өлфәт улы Әсфәндияров, эшләр идарәчесе Диләрә Өлфәт кызы Шакирова ярдәмендә оештырды. Өлкәннәр Ильяс Инсапов, Альмира Имай кызы, Рузилә Әхмәтшина, Разия Сәхап кызы, Вәсилә Бәдһи кызы, Зиннур Садрай улы, олы яшьтә булуларына карамастан, эш уртасынада кайнадылар. Өмәдә Әюповлар, Газизовлар, Әхмәтҗановлар, Рәхмәтуллиннар, Масалимовлар һ.б. гаиләләр катнашты. Яшьләр һәм авылдан киткәннәр, әмма ата-аналары монда җирләнгәннәрнең балалары кайттылар Барсына да зур рәхмәт!", – дип яза Зилия Гайнуллина.
Малиновка
Малиновка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучыларны яклап, патриотик концерт куйганнар.
"Якташларыбызның хәзерге буыны, элеккеләре шикелле, ил чикләрен лаеклы яклый. Алар бүген һәрберебезнең язмышы хәл ителә торган алгы сызыкта, – дип яза безгә Малиновка мәдәният йорты методисты Любовь Смородина. – «Контрактчы» проекты кысаларында концертта яңгыраган барлык җырлар – Ватанга мәхәббәт, уртак эшкә катнашу, сугышчы гаиләләре белән бергә неонацистларга каршы көрәшкә киткән һәркем өчен борчылучы, уртак җиңүне якынайтуда ярдәм итүче битараф булмаган кешеләр турында».
МХО хәрбиләренең әти-әниләре, якыннары һәм дуслары чакырылган чарада авыл мәдәният йортының иҗат коллективлары: «Сүз студиясе» балалар түгәрәге, «Җәйгор», «Малиновка» вокаль коллективлары, шулай ук Аксаков авылы кунагы Илһам Әхмәтшин, «Кояшкай» балалар бакчасыннан иң кечкенә җырчы Әминә Мөхәммәдиева чыгыш ясаганнар.
Ермолкино
Ермолкино авылында агач утырту өмәсе узды. Ул яз көне, җирле мәктәп янында аллеяга нигез салынгач башланган «Яшел Башкортстан» акциясенең дәвамы булды.
Мөһим экологик чарага үз җирен матуррак һәм уңайлырак итәргә теләүче битараф булмаган кешеләр җыелды. Утызлап кеше, көрәк - чиләк алып, эшкә керештеләр. Агач утырту – ул эш кенә түгел, ә үз туган ягыңа мәхәббәтеңне белдерү, җирдә яхшы эз калдыру өчен менә дигән мөмкинлек.
Ермолкино авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Николай Миронов акциядә катнашучыларны сәламләде, актив тормыш позицияләре һәм файда китерергә омтылулары өчен рәхмәт белдерде.
Ермолкинлылар авылга керә торган җирдәге буш калкулыкка ике йөзгә якын яшь үсенте утырттылар. "Үсегез зур булып, чыршылар" дип теләкләр тели-тели эшләде алар.
2025 елда Ермолкинода нигез салынган парк өч мөһим датаның символы булачак: Башкортстан Республикасы суверенитеты турында декларациягә кул куелуга 35 ел тулу, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы.
Тузлыкуш
Дуслык концерты белән
Күптән түгел Тузлыкуш авылының яше-карты элекке мәктәп бинасындагы тамаша залына җыелды. Туймазы районының Карамалы-Гобәй авыл мәдәният йорты һәвәскәр артистлары Башкортстан Республикасы көне уңаеннан зур концерт белән килде.
– Карамалыларның концерт программасы бик бай иде. Заман җырлары да, яраткан халык җырлары да бар. Матур, үзенчәлекле тавышлы җырчылар җитәрлек икән күрше авылда., – дип тәэсоратлары белән уртаклашты авыл хакимияте башлыгы Ләлә Хариова. – Авыл халкы менә шундый ихлас тамаша карарга, җырлар тыңларга, аралашуга сусаган инде, сусаган, һәр чыгышны алкышларга күмделәр, рәхмәтләрен белдерделәр.
Карамалы-Гобәйнең сәхнә осталары да тузлыкушлыларның шулай җылы, матур итеп кабул итүләреннән канәгать калган. Алар Тузлыкуш авыл музеенда да булып, авылның үткәне белән кыскача танышканнар. Ә анда ветеран укытучы Римма Миргасим кызы тырышлыгы белән бик бай материал тупланган.
Карамалының үзешчән сәнгать осталары Тузлыкушка кадәр Мәтәүбаш авылында да булып, аларның да искиткеч җылы кабул итүенә лаек булганнар иде.
Бу гастроль тузлыкушлыларны да сәхнәгә менәргә дәртләндергәндер, мөгаен. Бормаланып аккан Өсән буендагы авылдан хәтта зур профессионал җырчы Мәдхия Әхмәтҗанова чыксын да ди! Тузлыкуш – моңлы-җырлы, шигъриятле, бай тарихлы авыл, аның үз сәхнәсен гөрләткән менә дигән җырчылары, гармунчылары, нәфис сүз осталары бар иде. Иде түгел, алар бүген дә бар! Сүнмик-сүрелмик әле, авылның мәдәни тормышын җанландырыйк, Карамалы- Гобәй артистларыннан үрнәк алыйк! Кунак ашы – кара- каршы дигәндәй, программа әзерләп, аларның үзләренә барырга кирәк. (Бу сүзне мин мәтәүбашларга да язган идем). Элек бу күркәм йола иде бит.
Үз күңелебезне үзебез күрмәсәк, кем күрә? Хәзер профессионал җырчылар авылларга килми. Аннары, үзебезнекеләр күңелгә шундый якын бит.
Максим-Горький ис. токымчылык заводы үзәк усадьбасы
Максим-Горький китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Солдатка хәбәр" чарасы узган. Акциядә урындагы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары катнашкан.
– Туган өеннән ерак булган кешеләр өчен хатлар ифрат мөһим. Аеруча туган ил өчен һәр минут, сәгать саен гомерен куркыныч астына куйганнарга җылы сүзләр алуы зур шатлык, – дип басым ясаган китапханәче Ирина Леонидовна.
."Без аларга ихлас, аңлаешлы һәм бик җылы сүзләр яза алабыз, ул юллар хәрбиләрнең кәефен һичшиксез күтәрәчәк!" – дип, укучылар эшкә керешкәннәр.
Тугызынчы сыйныф укучылары язган хатлар МХО зонасына озату өчен ирекмәннәргә тапшырылган.
Зәйфә Салихова.