Ә шулай да һәркем өчен үзе яшәгән төбәк, үз шәһәре – иң якын, иң уңайлы, иң яхшы. Шәхсән минем өчен ул – 1781 елдан ук өяз шәһәре буларак барлыкка килгән Бәләбәй. Ни өченме? 60 мең генә кеше яшәгән Бәләбәйнең үз тирән тарихы, үз хезмәт юлы, үз яшәү рәвеше, үз йолалары, үз йөзе, үз җыры бар. Район, республика гына түгел, зур илебез халкы йөрәгенә җуелмаслык итеп язып калдырган зур шәхесләре бар. Шул шәхесләр, шулай ук бүгенге тырыш, мәгърифәтле, эшчән халкы үрнәгендә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыручы яшьләре, яшь буыны бар.
Әйе, Бәләбәй, зур шәһәр түгел, әмма алтын зур булмый, дигән әйтем нәкъ бу очракта аның турында әйтелгән төсле. Халкы нинди – шәһәре шундый: бездә күпмилләтле, тыйнак, уңган-булган, талантлы, изге күңелле – алтынга тиң халык яши.
Күңелем эзләгән
Халкым моңы серен
Чишмәләрең җырлый, Бәләбәй.
Күңелең әй изге,
Кочагың ай иркен
Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй!
Зәйфә Салихова.